Учебно-реабилитационный центр
Тел.: 88001015085
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

Илдар хәзрәт Баязитов Мәскәү мөфтиятенең медале һәм Әстерхан мөфтияте ордены белән бүләкләнде

Мечеть Ярдэм / Общие новости / Илдар хәзрәт Баязитов Мәскәү мөфтиятенең медале һәм Әстерхан мөфтияте ордены белән бүләкләнде

Илдар хәзрәт Баязитов Мәскәү мөфтиятенең медале һәм Әстерхан мөфтияте ордены белән бүләкләнде. Общие новости «Ярдәм» Хәйрия фондының 10 еллыгы уңаеннан, Казанга Мәскәү мөфтие һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов вә Әстерхан өлкәсе мөфтие урынбасары Фәһия Хәсәнова килде.

“Ярдәм” мәчетендәге әлеге чарада катнашучыларга Әлбир хәзрәт зәгыйфь кешеләргә кагылышлы вәгаз сөйләде. Аерым алганда, ул: “Инвалид булу – кеше сайлап алган язмыш түгел, бәлки Аллаһының сайлап алганы, ягъни бу кешеләрне Раббыбыз билгеләгән”,-ип әйтеп узды. Сәләтләре чикләнгән инвалидлар хакында сөйләгәндә, андый кешеләр бөтенләй дә чикләнмәгән, бәлки “безнең башыбыз чикләнгән”, дип билгеләп узды Әлбир хәзрәт.

Вәгазенең ахырында Әлбир хәзрәт Крганов тагын бер тапкыр “Ярдәм” фондының әһәмиятле эше хакында әйтеп узды: “Сезнең турында Россиядә күпләр белә. Һәм без Сез алып барган эш белән горурланабыз!”-диде ул.

Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Мәскәү каласы мөселманнарының Үзәкләштерелгән оешмасы-Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Президиумы Указы нигезендә, истәлекле бүләк һәм “Ислам динен рухи-әхлакый торгызуга өлеш керткән өчен” медален тапшырды.

Юбилярларны Әстерхан өлкәсе мөфтие урынбасары Фәһия Назыймбәк кызы Хәсәнова шулай ук котлады һәм рәхмәт сүзләрен әйтте. Әстерхан мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте мөфтие Указы белән рухилыкның һәм мәрхәмәтлелекнең югары идеалларын торгызу эшендә зур өлеш керткәне өчен Илдар хәзрәт Баязитовка беренче саны куелган “Фәрештә канаты” дигән орден тапшырылды. Әстерхан мөфтияте вәкиле “Ярдәм” хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевне, фонд президенты урынбасары Мәликә Гыйльметдинованы һәм Оештыручылар Советының башкарма директоры Лирия Кусайманованы мактау грамоталары белән бүләкләде.

17.03.2016


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2024 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
При поддержке Фонда развития исламского Интернета

Использование баннера и логотипа мечети "Ярдэм" возможно только с письменного разрешения руководства мечети "Ярдэм". Нарушение авторских прав влечет за собой ответственность в соответствии с законодательством РФ.
Дизайн сайта — Студия Ариф