Учебно-реабилитационный центр
Тел.: 88001015085
Казань, ул. Серова, 4а

Рубрики новостей:

“Ярдәм” фонды Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевне туган көне белән котлый

Мечеть Ярдэм / Общие новости / “Ярдәм” фонды Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевне туган көне белән котлый

“Ярдәм” фонды Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевне туган көне белән котлый. Общие новости

“Ярдәм” фонды Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевне туган көне белән котлый.

Сезне - безнең Беренче Президентыбызны - Россиядә һәм БДБ илләрендә бердәнбер булган күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге һәм "Ярдәм" фонды исеменнән ихластан туган көнегез белән котлыйбыз. Без Сезгә исәнлек, озын гомер теләп Аллаһка ялварабыз.

Сез бүген дәүләт эшендә олы вазыйфаны - Ил агасы, Аксакал ролен үтисез. Аксакал буларак, Сез тарихи мирасыбызны саклауда, динебез ядкәрләрен яңа буынга җиткерүдә,халыклар дуслыгын ныгытуга, татар-мөселман милләтен дөньяга танытуда үзегездән биниһая зур өлеш кертәсез.

Минтимер Шәрип улы! Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә саулык һәм сәламәтлек насыйп итеп, Татарстаныбызда яшәгән халык һәм бар милләтебез һәм Ватаныбыз Россия өчен тагын да зур эшләр башкарырга насыйп итсен. Галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыз Сезнең шушы авыр да, җаваплы да булган хезмәтегездә уңышлар юлдаш кылсын. Сезгә гаилә бәхете, бала һәм оныкларыгызның игелеген күреп, халкыбызның рәхмәтен ишетеп яшәргә язсын!

20.01.2021


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

«Ярдэм» в лицах

© 2013-2024 Мечеть "Ярдэм", официальный сайт
При поддержке Фонда развития исламского Интернета

Использование баннера и логотипа мечети "Ярдэм" возможно только с письменного разрешения руководства мечети "Ярдэм". Нарушение авторских прав влечет за собой ответственность в соответствии с законодательством РФ.
Дизайн сайта — Студия Ариф